Татар теленн?н д?рес конспекты Тема: Сыйфат фигыль 6нчы сыйныф


Тема: Сыйфат фигыль
Максат:
белем бирү: затланышсыз фигыльләр турында белешмә бирү; сыйфат фигыль төшенчәсен формалаштыру; аның мәгънәсе, сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгын, җөмләдәге вазифасын ачыклау;
үстерү: фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;
тәрбияви: табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.
Җиһазлау: электрон презентация, дәреслек (Ф.Ю. Юсупов, Д.Г. Тумашева, Ч.М. Харисова, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов “Татар теле” 6 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел) 83-86 битләр.
Дәрес барышы:
Мотивлаштыру-ориентлашу.
1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2.Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик әле. Көтелгән җавап: Хәерле көн! Яңа көн тынычлык алып килсен! Көннәр имин булсын! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен! һ.б.
- Иртә таңнан балкып чыккан кояш та сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге елмаюлар беркайчан да сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.
3. Белемнәрне тигезләү. (2 нче слайд)
- Узган дәрестә нинди уку мәсьәләсе куйган идек?
Көтелгән җавап: Шарт фигыль турында сөйләштек.
- Шарт фигыль нинди фигыль төркемчәсе? Нәрсәләр белән төрләнә? (модельне искә төшерү)
Үзбәя.
4. Өй эшен тикшерү.
а) 146 нчы күнегү. Шарт фигыльләргә морфологик анализ.
б) ярым иҗади: шарт фигыль кергән сынамышларны уку. (Төтен югары күтәрелсә, көн салкын була. Саескан кычкырса, кунак килә. һ.б.)
в) иҗади: “Тылсымчы булсам...”
Үзбәя.
5. УМ кую ситуациясе. (3 нче слайд)
Бирелгән модельне тутырып бетерергә, дәрескә уку мәсьәләсе куярга.
-Димәк, бүген дәрестә затланышсыз фигыльләргә керәбез. Фигыльнең кайсы төре җитми?
Көтелгән җавап: Сыйфат фигыль.
Үзбәя. Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.
Уку мәсьәләсен адымлап чишү.(4 нче слайд)
Тактага язылган җөмләләрне уку. Калын хәрефле сүзләрне үзләре ачыклап килгән сүзләр белән язып алырга, сорау куярга, нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыкларга.
Торган җирем – сыйфат фигыль, нинди? соравына җавап бирә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч. Сөйгән халкым-сыйфат фигыль, нинди? соравына җавап бирә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч.һ.б.
Үзбәя.
Бирелгән җөмләләрдән сыйфат фигыльне табып, сыйфат һәм фигыль билгеләрен аерырга. Әйткән сүз — аткан ук (мәкаль). Кыз кеше, кеше арасына кияр күлмәге юк (Ф.Хөсни).
Әйткән (сүз)-1) сыйфат кебек исемне ачыклый, нинди соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була;2) фигыль кебек эш-хәлне белдерә, үткән заманда, барлыкта, төп юнәлештә.һ.б.
147 нче күнегү. Текстны күчереп языгыз. Сыйфат фигыльләрне табыгыз, нинди сүзне ачыклавын, кайсы заманда килүен әйтегез.
Үзбәя.
Сораулар буенча сыйфат фигыльнең моделен төзү. (5нче слайд)
- Сыйфат фигыль нинди фигыль төркемчәсе, нәрсәне белдерә?
- Кайсы сүз төркемнәренең уртак билгеләрен үз эченә ала?
- Сыйфат һәм фигыль билгеләрен күрсәтегез.
- Нинди җөмлә кисәге булып килә.
Модельгә таянып, сыйфат фигыльгә билгеләмә бирү.
Үзбәя.
Рефлексия, бәяләү.
-Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?Ничек чиштек? Нәрсәләр белдек?
Көтелгән җавап: Сыйфат фигыль турында өйрәндек. Сыйфат һәм фигыль билгеләренә ия булуын белдек. Сыйфат фигыльне табуга күнегүләр эшләдек.
Гомуми бәя кую.
Өй эше бирү:
а) 160 нчы күнегү.
ә) тел турында сыйфат фигыльләр кергән мәкальләр язып килегез.
б) сыйфат фигыльләр кулланып, “Кышкы табигать” темасына кечкенә күләмле инша языгыз.