Курсовая работа Татар теле h?м ?д?би уку д?ресл?ренд? халык авыз и?аты ?рн?кл?рен куллану
Татар теле hәм әдәби уку дәресләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану.
ЭЧТӘЛЕК
Кереш......................................................................................................... 3-4 бит.
Беренче бүлек. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары.................................................................... 5-18 бит.
Икенче бүлек. Халык авыз иҗаты берәмлекләрен өйрәнү системасы.
2.1. Башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкаль, сынамыш, табышмак һәм санамышларны үзләштерү күнегүләре.................................................19-27 бит.
2.2. Гомуми белем бирү мәктәбендә мәкальләрне үзләштерү күнегүләре................................................................................................ 28-36 бит.
Өченче бүлек. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнары.
3.1. Фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр.................................. 37-45 бит.
3.2. Сөйләм күнегүләре ....................................................................... 46-50 бит.
3.3.Тестлар................................................................................................51-54 бит.
Йомгак....................................................................................................55-58 бит.
Әдәбият исемлеге ...............................................................59-60 бит.
Чыганаклар ...............................................................................................61 бит.Кереш
Бүгенге авыр болгавыр заманда тәрбия чаралары иң актуаль проблема булып тора. Хәзерге заман баласын әдәбиятка, сәнгатькә тарту – иң кыен мәсьәлә. Халык авыз иҗатын туплау, саклау, әдәбиятка нык бирелгән ирудитларның эшчәнлеге генә булып кала. Югыйсә, халык авыз иҗаты борын заманнан иң куәтле тәрбия чарасы булган бит.
Башка милләт укучыларына татар телен укытуның төп максатларыннан
берсе-укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар
халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен башка милләт балаларына татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе булып түбәндәгеләр билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни татар мәкальләрен, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле темаларга сөйләшергә өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.
Программада әйтелгәнчә, тел материалы балаларның аралашу сфераларын
исәпкә алып сайлана. Мәсәлән, 1 нче сыйныфта ук укучылар өй һәм уку хезмәте, гаилә һәм дуслары, уеннар, хайваннар турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар.
Димәк, дәреслеккә сайланган тел материалы күрсәтелгән сфераларда
балаларның татарча сөйләшеп аралаша алу мөмкинлекләрен булдырырга тиеш, ягъни һәр дәрескә алынган лексик-грамматик материал аралашу аша үзләштерелә һәм сөйләмдә актив кулланыла. Коммуникатив метод нигезендә төзелгән дәреслекләрнең төп үзенчәлеге дә нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Шуларны искә алып, чыгарылыш квалификация эшебезнең төп максаты итеп рус телле укучыларга татар халык авызы иҗаты үрнәкләрен өйрәтү алымнарын ачыклауны билгеләдек. Бу максатка ирешү өчен, фәнни –методик хезмәтләр өйрәнелде , мәктәп дәреслекләре анализланды һәм алардагы күнегүләр тупланды, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү алымнары тәкъдим ителде.
Курс эшенең методологик нигезен С.Вәгыйзов, Ф.С.Сафиуллина, А.Ш.Әсәдуллин, Н.Исәнбәт,Ф.Ф.Харисов, Х.Ш.Мәхмүт, Х.Ярми хезмәтләре тәшкил итә.
Курс эше керештән, өч төп бүлектән, йомгаклау өлешеннән һәм әдәбият исемлегеннән тора. Кереш өлештә эшнең актуальлеге төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Беренче бүлектә мәктәп программасы нигезендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнү бурычлары һәм максатлары ачыклана, укучыларның материалны кабул итү мөмкинлекләре киң һәм ачык итеп як- тыртыла. Икенче бүлектә башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкальләрне, сынамышларны, табышмакларны, санамышларны үзләштерү күнегүләре бирелә. Өченче бүлектә халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнары тәгъдим ителә, фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр тикшерелә, сөйләм күнегүләре, тестлар бирелә. Йомгаклау өлешендә төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшеренүнең уңай яклары ачыклана.
Беренче бүлек. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнү максаты һәм бурычлары.
Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамышлар, табышмаклар өйрәнү укучыларның уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда кызыксыну уята. Дәресләрдә шулай ук проблемалы ситуацияләрдән файдалану да мөһим. Аларны куллануның кайбер алымнарын санап китик:тел һәм сөйләм материалын төрле күзаллаулардан чыгып аңлату; монолог яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую; гамәли характердагы проблемалы биремнәрне үтәү, тел күренешләрен чагыштыру, һәм гомумиләштерү.
Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә кулланыла торган инновацион технологияләр арасында проектлар методы аерым урын алып тора. Бу метод нигезендә эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен, телне лингвистик күренеш буларак үзләштерү генә җитми, ә өйрәнелә торган предмет укучылардан җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп итә.
Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланып була:
- мәгълүмати (темага караган мәкальләрне җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, алар турында фикер алышу);
- рольле (проект эчтәлегеннән чыгып, укучылар рольләр алалар, бу аларга нәрсәдер әйтергә яки нәрсә турында булса да сорарга этәргеч бирә);
иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәктәп яки күп тиражлы газета өчен мәкаләләр язу);
Мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләрне барлыкка китерә, татар теленә формаль якын килүне бетерә; предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, балаларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, ижади күнекмәләрен үстерә.
Бу методика шәхескә юнәлтелгән, чөнки укытучы гадәти аралашуга якыная төшә, бу очракта татар теленә өйрәтү яңа технологияләр таләпләренә җавап бирә; балаларның акыл эшчәнлеге төрле яклап үсеш ала, чөнки проект методикасы мөстәкыйльлекне, инициативлыкны һәм өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуны тагын да арттыра.
Мәкаль-әйтемнәрнең укучыларны әхлакый тәрбияләүдә роле аеруча зур.Әйләнә-тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет- нәсихәтен, тәрбия алымнарын, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану, аларның дөреслеген фәнни нигезләү кебек алымнар куллану укыту һәм тәрбиядә уңай нәтиҗә бирә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисе уята. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә , табышмаклар, сынамышларда да киң чагыла.
Татар халык мәкальләре арасында чәчәкләргә багышланганнары искиткеч күп. Алар белән танышу кече яшьтәге мәктәп балаларын, беренчедән, үсемлекләр дөньясын танып-белергә өйрәтсә, икенчедән , бу матурлык белән хозурланырга, аның кадерен белергә өйрәтә. Нәтиҗәдә болар барысы да экологик аң формалашуга китерә. Мәкальләр өйрәткәнчә, кеше үстергән чәчәккә карап, аның үзенә дә бәя бирәләр. “Гөленә карама, төбенә кара” мәкалендә гөл төбе хуҗаның никадәр уңган, булган кеше икәнлеген бәяләүгә ишарәли. Мәкальләр, әйтемнәр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын,
тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.
Экологик тәрбия бирү өчен, яшелчә һәм техник культуралар турындагы мәкаль-әйтемнәр дә бик кулай. Алар шулай ук балаларны бу өлкәдәге күп кенә атамалар белән таныштыра. Күп очракта бу мәкаль-әйтемнәрдә балаларга таныш яшелчәләр турында сүз бара, ә аларның төрле сыйфат-үзлекләрен ассызыклау балаларның белемен арттыра, алар белән ничек эш итәргә кирәклекне өйрәтә. Агачлар турындагы мәкальләр балаларга әйләнә тирәне танып-белүдә дә ярдәм итә. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре экологик тәрбия бирерлек зур көчкә ия. Элекке буыннар мирасы тере һәм тере булмаган табигать турында бай эчтәлекле материал туплаган. Аларны дәресләрдә куллану, мәгънәләренә төшендерү укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, аларның фикерләү сәләтен үстерә.
Халыкның гасырдан - гасырга күчә барган тормыш тәҗрибәсе, акыллы фикерләре, зирәклеге, кыска, әмма төгәл формалы халык авыз иҗаты әсәрләрендә - мәкальләрдә ачык чагылыш таба, чөнки “мәкаль күп заманнар буе кулланылышта булып, нык шомартылган асыл таш шикелле эшкәртелгән, чарланган хөкем яки фикердән гыйбарәт”.
Халыкның тормыш , хезмәт тәҗрибәсе нигезендә иҗат ителгән әлеге әсәрләрдә әйтелергә тиешле уй - фикерне аңлату өчен кирәкле тел чаралары оста һәм уңышлы сайланып алынганнар һәм , билгеле бер поэтик формаларга салынып, төрле аваз бизәкләре, грамматик формалар һәм ритмика ярдәмендә, мәкальне синтаксик һәм мәгънә ягыннан тәмам төгәлләнгән югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәргәннәр.
Мондый вазифаларны үтәүдә телнең барлык лексик берәмлекләре дә катнаша. Мәкальләрнең жанр табигате исә һәрвакыт кыскалыкка, төгәллеккә омтылуны таләп итә, шунлыктан мәкальләрдә исемләшкән сыйфатлар бик актив кулланылалар. Н.Исәнбәт бу хакта: “Мәкаль хикмәт һәм үрнәк мисал буларак, телдә әйтелеп, хәтердә саклану өчен булганга, ул моны иң кыска, ипле һәм үлчәмле сөйләм юлы белән ирешә,” - дип белдерә һәм мәкальләрдә “йолага кергән ияләрне” аергыч хисабына кыскаруын әйтә. Әлеге сүзләрнең хаклыгын түбәндәге мәкальләр тагын бер кат дәлилли:
1) Акыллы авыр эштә ашыкмый.
2) Наданга сүз сөйләү ташка борчак бәрү белән бер.
3) Сабырсызга дәүләт кунмый мәкалендәге исемләшкән сыйфатлар исә тәмамлык функциясендә килгән. Бу кыскарту исә рус телле балаларга татар мәкальләрен аңлауга җиңеллек тудыра. Кыска мәкальне рус теленә тәрҗемә итеп күрсәтү дә җиңел була.
Мәкаль - җанлы сөйләм элементы. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, гореф-гадәте, әхлак нормалары, бигрәк тә аның җор сүзләре, афоризмнар мирасында, шул исәптән, мәкальләрдә тулы чагыла. Мәкаль дип телдән телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен чагылдырган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм берәмлекләренә әйтәләр.
Татар халык авыз иҗатында мәкальләр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң файдаланыла торган жанр булып исәпләнә. Тәмамланган тирән фикернең образлы һәм тапкыр итеп бирелүе мәкальләрне гаять үтемле жанрга әйләндергән, көндәлек сөйләм процессында киң кулланудан тыш, алар язма әдәбият әсәрләре тукымасына да нык кереп үрелгәннәр.
Мәкальләрдә төп максат - фикер әйтү. Тирән мәгънәле фикерне башкаларга аңлаешлы итеп җиткерү өчен мәкальләрне төзегәндә, халык төрле поэтик чаралардан файдалана. Аларда әдәби алымнар буларак чагыштыру, читләтеп әйтү, охшатулар еш очрый, рифма һәм ритм бик оста кулланыла. Шигъри образлылыкны көчәйтү, әйтергә теләгән фикерне басым ясап әйтү өчен, кайбер мәкальләрдә аерым сүзләрне кабатлау алымы да бик уңышлы файдаланыла. Мәсәлән, “Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра” һ.б. Мәкальләр буенча мәктәптә яки өйдә кечкенә күнекмәләр яздыру да әйбәт нәтиҗәләр бирә. Балалар, мәкальләрне файдаланып, үзләренең, иптәшләренең җитешсезлекләре, яхшы яклары, матур эшләре турында бик теләп язалар.
Мондый төр эшләрнең тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур. Мондый сочинениеләр язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә. Зур сыйныфларда һөнәр темасына багышланган хикәяләр яздыру бик файдалы. Дөнья малы бетәргә мөмкин, ә һөнәр - мәңгелек хәзинә. Халкыбыз һөнәр турында бик күп мәкальләр иҗат иткән. Мәсәлән:
1)Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
2) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
3) Эш сөйгәнне ил сөяр.
Кешенең акыл тәрбиясен дә карап китик. Әйе, кешенең кемлеге аның тышкы кыяфәтенә, озынлыгына, кыскалыгына карап билгеләнми, бәлки аның акылына, кылган гамәлләренә карап билгеләнә.
Кешенең акылы яшеннән тормый. Акылның бәясе, тәрбиянең чиге булмый кебек мәкальләрдә халкыбызның акыл байлыгы чагыла.
- “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башкача әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк”, - дигән Швецариянең акыл иясе Иоганн Лафатер.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: рус телле укучыларга татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтү бик мөһим. Бу аларның сөйләмен баета, җанландыра. Рус телле балаларга татар сынамышларын, санамышларын, тизәйткечләрен, мәкальләрен өйрәтү аша аларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен ныгытырга ирешү мөмкин
Икенче бүлек. Халык авыз иҗаты берәмлекләрен өйрәнү системасы.
2.1. Башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкальләрне, сынамышларны, табышмакларны, санамышларны үзләштерү күнегүләре.
Татарча матур әдәбият әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен һ.б. кычкырып сәнгәтьле уку 1 нче сыйныфта татар телендә авазлар һәм хәрефләрне өйрәнгәч үк башлана һәм югары сыйныфларда да дәвам итә.
1 нче сыйныфта әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә.
1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр; сүз басымы һәм исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар.
Мин мәкальләр әйтәм, сез ахырын әйтегез. Һәр мәкальдән сабак алып, күңелдә беркетегез. Бу мәкальләр туган тел, хезмәт турында.
1) Теле барның - ..... ( иле бар ).
2) Кем эшләми - ..... ( шул ашамый ).
3) Теле татлының - .... ( дусты күп ).
2 нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турындагы мәгълүмат тагын да тулыландырыла. Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.
“Табышмак әйтәм – җавабын тап” уены балаларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.
1) Ике туган:
Берсе ак булган,
Берсе кара булган. ( Көн, төн ).
2) Аягы юк - китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр. ( Хат ).
Мәкаль ул-кешеләрнең хәтерендә әзер җөмлә рәвешендә саклана торган тотрыклы фраза. Шуңа күрә, текстын төрлечә үзгәртеп, кулланыш сферасын алмаштырып, гомумән, төрлечә “боргалап - бормалап” әйткәндә дә, мәкаль безнең күңелдә тулы формасында саклана.
Мәкальләрне билгеләгәндә, без аның тормыш, көнкүреш сынаулары белән тыгыз бәйләнештә икәнен әйткән идек. Ләкин халыкта көн, һава үзгәрешләре, елның ничек килүе һәм башка шуның кебекләр турында алдан сынап әйтү бар: Эт аунаса, буран була; -Көн аязга батса, иртән аяз була кебекләр. Болар, шул мисаллардан ук күренгәнчә, нинди дә булса бер күренеш буенча табигатьтәге үзгәрешләрнең ничек буласын алдан сынау була.
Нәкый Исәнбәт томнарында киң чагылыш тапкан афористик иҗатның нәүбәттәге төре — сынамышлар. Мәкальләрдән, әйтемнәрдән соң, өченче урында сынамышлар тора. Димәк, халык арасында да алар киң таралган. Сынамышлар һәрвакыт диярлек авыл кешесенең көндәлек эшләре, көнкүреше, ахыр чиктә аның ач йә тук булуы белән бәйләнгән. Сынамышның төп максаты, вазифасы - киләчәкне хәбәр итү: һава торышы ничек булачак, игеннәр уңачакмы, уңса — кайсылары һәм ничек уңачак кебек сорауларга җавап бирү.
Соңгы вакытта балалар арасында киң таралган афористик жанрларның тагын бер үзенчәлекле төре — санамышлар. Әмма жанрның бөтен хикмәте дә шунда: балалар ул текстларны тулысынча яттан беләләр. Санамышлар уен вакытында көтүчене, төп персонажны ачыкларга ярдәм итәләр:
Бер, ике, өч,
Сиңа көч,
Син моннан күч!
Санамышларның үзләренә генә хас сыйфатларына тукталып, Р. Ягъфәров болай дип яза: «Санамышларда «сәер» сүзләрнең күп булуын балалар фольклорын тикшерүчеләр жанрның борынгылыгыннан чыгып аңлаталар. Инглиз галимнәре күп халыкларның фольклор материалларын өйрәнү нигезендә, санамышлар кешелек дөньясының санарга өйрәнү стадиясен чагылдыра дигән нәтиҗәгә киләләр. Хәзерге тикшеренүчеләр исә аларның килеп чыгышын борынгы кешеләрнең «бәхетле» һәм «бәхетсез» саннарга ышануларыннан килеп чыккан дигән карашта торалар». Тышкы күренешләре һәм кайбер шигъри үзенчәлекләре ягыннан табышмаклар мәкальләргә шактый якын торалар: мәкальләрдәге кебек үк, табышмакларның да күләме зур түгел (шигъри юллар бер, ике, өчтән, еш кына дүрттән артмый, сирәк кенә тагын да күбрәк була). Мәкальләр кебек үк, табышмаклар да еш кына ике, өч, дүрт юллы шигырь формасында төзелә. Сынамышларга хас алдан күрүчәнлек нәрсәгә нигезләнә соң? Башлыча, халыкның гасырлардан килгән көндәлек тәҗрибәсенә: атмосферадагы төрле күренешләр, кояшның ни рәвешле калкуы һәм батуы, хайваннарның, кош-кортларның үз-үзләрен тотышы һәм башка бик күп галәмәтләрне күзәтүләрдән чыгып, алар үзләренең нәтиҗәләрен ясый. Мәсәлән: «Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр»; «Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас»; «Сукыр тычкан юлга чыкса, тез тиңентен кар явар» һ.б. Сынамышларны аерым төркемнәргә бүлеп тә өйрәнергә мөмкин. Әйтик, һава торышы ничек буласын сынау өчен генә дә күп төрле сынамышларга мөрәҗәгать итеп була. Мәсәлән, күк җисемнәре, табигать күренешләре турында: «Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр»; «Йолдыз атылса, җил булыр». Үләннәр, куаклар, агачлар: «Суган кабыгы калын булса, кыш салкын булыр»; «Балан чәчәк атканда, балык сикерә». Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында: «Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр»; «Бүген мәче тырнаша: буран булыр».
Жанр үрнәкләрендә кулланыла торган әдәби - эстетик, художество алымнарына нигезләнеп, табышмакларны гадәттә өч төркемгә бүләләр: метафорик, сорау һәм арифметик табышмаклар. Метафорик табышмакларда кулланыла торган тагын бер шигъри алым – чагыштыру. Бу очракта гадәттә бер күренеш яки төшенчә икенчесе белән чагыштырыла. Мәсәлән, тутый кош түбәндәге чагыштырулар «артына яшеренә»:
Үзе яшел чирәмдәй,
Койрыгы чиккән келәмдәй,
Чук-чуклы калфак кигән,
Безгә ерактан килгән. ( Тутый кош ).
Табышмакларда метафора ярдәмендә берәр әйбернең яки күренешнең сурәтен ясауның тагын бер юлы — метонимия. Метонимия кулланылганда әйбер яки күренеш ниндидер эчке бәйләнеше булган икенче бер сүз белән атала. Мәсәлән, «Тишек тимергә каен үскән» дигәндә, тишек тимер — балта (тимердән эшләнгән); каен — балта сабы.
Табышмакларның өченче төре арифметик табышмаклар яки «табышмак-мәсьәләләр» дип атала. Бу төр әсәрләрнең дә төп үзенчәлеге - алар шактый зур күләмле булулары белән мәзәкләргә якын торалар. Мәсәлән, “Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган?” Җавабы: берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән».
Бу төр табышмакларда төрле саннар күп кулланыла. Әлеге үзенчәлек шигырь формасындагы табышмакларда да саклана. Мәсәлән, йөз саны анда түбәндәгечә билгеләнә:
Ике сигез — уналты,
Янә сигез, янә алты.
Ике алты, бер сигез,
Бер егерме, бер утыз.
Көндәлек тормышта очрый торган кайбер үзенчәлекле күренешләр турында сөйләгәндә дә, табышмак кайвакыт әкият стиленә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, өй, мич, таба, май, коймак турындагы табышмак болай яңгырый:
Агач пулат,
Агач пулат эчендә таш пулат,
Таш пулат эчендә тимер пулат,
Тимер пулат эчендә түгәрәк күл,
Түгәрәк күл эчендә сөяксез балык.
Тагын бер мисал, бал корты турындагы табышмак: «Чит-чит итә читәнгә куна, алтын канатлы, алама башлы, аны белмәгәннең күзе яшьле».
Тел –дөньяны өйрәнү, тану, кешеләрнең үзара аралашу чарасы, ләкин дөньда халыкларның һәм милләтләрнең саны күп булган кебек, телләрнең дә саны күп. Аларның барысын да белү мөмкин түгел. Әгәр әдәби тәрҗемәләр булмаса, без үз илебездәге һәм чит илләрдәге төрле халыкларның әдәбияты һәм сәнгате, фәне - техникасы һәм, гомумән, тормышы белән ничек таныша алыр идек? Үзләре дә, телләре дә беткән борынгы халыкларның рухи иҗат хәзинәләрен ничек белә алыр идек? Кешелек белеменең иң беренче баскычларыннан хәзерге югарылыкка үсүен җанлы күренеш итеп ничек күз алдыбызга китерә алыр идек? Тәрҗемә безне шул бөек мирас белән дә, хәзерге заманның искиткеч казанышлары белән дә таныштыра, шулай итеп һәр халыкның рухи дөньясын киңәйтә, башка халыкларны ихтирам итәргә, дус күрергә өйрәтә. Укучылар 3 нче сыйныфта татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнүне дәвам итәләр. Анда шундый күнегүләр бирелгән.
1) Мәкальләрне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. ( 10 бит, күнегү 10.)
Китап- белем чишмәсе.
Аз сөйлә, күп тыңла.
2) Татар һәм рус мәкальләрен укыйбыз һәм истә калдырабыз. ( 30 бит, күнегү 9.)
Кош - канаты белән, кеше дуслык белән көчле.( Птицы сильны крыльями, а люди- дружбой.)
Үз илем- алтын бишек. ( Своя Родина- золотая колыбель моя.)
3) Мәкальләрне укыйбыз һәм истә калдырабыз.
Дөрес сүзгә җавап юк. Аз эш күп сүздән яхшырак.
Тәҗрибәле укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләрен халык телен, кеше сөйләмен баетуда әһәмиятле роль уйнавы, талантлы язучыларның әсәрләр иҗат иткәндә, халык авыз иҗатының байлыгыннан киң һәм уңышлы файдаланулары турында сөйли. Мисалга Г.Бәширов, Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Б.Камалов, Н.Фәттах һ.б. язучылар иҗатыннан үрнәкләр китерә.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: мәкальләр, табышмаклар, сынамышлар, санамышлар безнең тормышыбызда шактый зур урынны алып тора. Дөрес һәм урынлы файдаланганда алар укучыларның фикерләү сәләтен арттыра, аларга үзләренең һәм иптәшләренең җитешсез якларын күрергә ярдәм итә. Мәкальләр кулланып иншалар язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.
2.2. Гомуми белем бирү мәктәбендә мәкальләрне үзләштерү күнегүләре.
Татар теле дәресләрендә рус телле балалар, шушы телгә хас булган эчке формаларны гамәли үзләштереп, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнәләр.
Рус балаларына татар мәкальләрен өйрәтү мөһим. Һәрбер сыйныфта аларның катлаулылыгы төрле. Башлангыч сыйныфларда күнегүләр бик гади була. Мәсәлән, укыгыз һәм күчереп языгыз, укыгыз һәм яттан әйтегез.
Мәкальләрне сөйләмдә дөрес куллану бик мөһим. Мәсәлән, мәкальләр кулланып, дустың турында хикәя язу бик уңышлы булып санала.
Гомумән, рус балаларына татар телен өйрәтүнең һәрбер этабында-яңа тема аңлатканда да, узган дәрес материалын ныгытканда да, яңа сүзләр, төшенчәләр үзләштергәндә дә, халык авыз иҗаты үрнәкләрен нәтиҗәле файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Алар һәрберсе төркем җитәкчесен сайлый. Укытучы мәкальләр бирә, ләкин бу мәкальләрнең бер өлеше генә язылган була, икенче өлешен укучылар үзләре уйлап, фикер йөртеп, китаптан эзләп табарга тиеш була. Кайсы төркем беренче булып дөрес җавап бирә, шул төркем җиңә.
Икенче мисалга тукталып үтик. Укучылар укытучы биргән мәкальләр буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкдим итә белергә тиеш. Мәкальнең эчтәлеген ачу максатыннан, берничә укучының сөйләшүен оештырырга, өйрәнелгән мәкальләр буенча рәсемнәр ясатырга мөмкин. Аларда башка төркем укучылары да катнаша ала. Шул тәртиптә төркемнәр үз мәкальләре буенча чыгыш ясый.
Укучыларга өйгә эш итеп татар мәкальләрен карап һәм ятлап килергә кушыла: Укытучы дәрестә мәкальләрнең башын әйтә, укучылар аны дәвам итеп әйтәләр: Мәсәлән, 1) 1-4 нче сыйныфлар өчен күнегүләр (мәкальләр):
1) Кеше сүзен тыңла, ... (үз акылың белән эш ит.)
2) Ир-егет үзе өчен туа, ... (иле өчен үлә.)
3) Кем эшләми, ...(шул ашамый .)
4) Акыллы сүзен ... (мин дип башламый.)
5) Үзе әдәпсез, ... (киеме сәдәпсез)
6) Һәр ялтыраган ... (алтын түгел.)
7) Бөтен халык берьюлы суласа, ... (давыл кубар.) һ.б.
Шундый күнегүләрне түбәндәгечә кулланырга мөмкин:
1) Карточкадагы һөнәр турындагы мәкальләрнең ахырын табып әйтергә:
* Һөнәр утта янмый, суда .... ( батмый торган хәзинә).
* Һөнәрле – үргә ... ( йөзәр).
* Һөнәр ашарга сорамый, .... ( үзе ашата ).
2) Акыл турында бирелгән мәкальләрнең дәвамын табып языгыз.
* Алтының белән мактанма, ... ( акылың белән мактан ).
* Үзеңне зур тотма, кешене ... ( хур итмә ).
* Акыл байлыгы - .... ( тузмас байлык ).
3) Әдәплелек темасына багышланган мәкальләрне карточкадан укып дәвам итик.
Әдәп – ул үзеңне тота белү гадәтләре.
* Адәмне адәм иткән - .... ( әдәп ).
* Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите .... ( олтан ).
* Үгет бездән, әдәп белү .... ( үзеңнән ).
К.Насыйри : “Сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк”,- ди. Тышкы сәламәтлек турында гына әйтергә теләмәгәндер автор, бәлки кешенең рухи сәламәтлеге турында уйланырга мәҗбүр итә.
1) Бирелгән мәкальләрнең ахырын дәвам итегез.
* Дөньда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет - ... ( саулык ).
* Сәламәтлекне сатып .... ( алып булмый ).
* Байлык бер айлык, саулык - ... ( гомерлек ).
2) Китап турында табышмаклар искә төшерелә һәм әйтелә.
Күрешергә кулы юк,
Сөйләшергә теле юк.
Аның белән күрешмәгән,
Белешмәгән кеше юк. ( Китап ).
Кулдан кулга йөри ул,
Бүтән телдә сөйли ул.
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның. ( Китап ).
Бик күп тел белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә. ( Китап ).
Халкыбызның “Тел белән төенләнгәнне теш белән чишә алмассың”, “Авыз белән бәйләгәнне кул белән чишә алмассың”, кебек тәгъбирләрендә дә әлеге нәсыйхәттәге мәгънә аңлашыла. “Әйткән сүз – аткан ук” дигәндәй, кешенең бәгыренә тия торган сүзне ычкындырсаң, аны кулың, тешең белән дә төзәтә алмыйсың. “Кеше күңеле пыяла, бер ватылса, төзәлер дип уйлама”, - ди татар халкы. Шуңа күрә укучыларны кеше күңелен рәнҗетә торган сүзләрдән сакланырга өйрәтергә кирәк. Халык бу темага да багышлап мәкальләр иҗат итә.
Укучылардан мәкальләрнең дәвамын табуларын сорала.
* Бер яхшы сүз мең ..... ( бәладән коткара ).
* Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен .... ( төзәтә ).
* Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә .... ( таш эри ).
Ипи турында шагыйрьләребез нинди генә матур җырлар, шигырьләр язмыйлар. Ипи турында нинди генә мәкаль, әйтемнәр юк. Мисал өчен:
* Кар күп булса, иген уңар.
* Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
* Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.
* Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
* Кышкы кар – көзге икмәк.
* Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
* Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле. һ.б.
Өченче бүлек. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнары.
3.1. Фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр .
Балаларны җөмләдә сүзне дөрес куллана белергә, татар теленең матурлыгын тоярга, үз фикерләрен ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнегүләре уку һәм татар теле дәресләрендә системалы үткәрелергә тиеш. Бу эшне грамотага өйрәтү чорыннан ук башлау уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, кошлар турында табышмак, әкиятләр укыганнан соң, балаларга үзләре яраткан кош турында хикәя язарга тәкдим итәргә мөмкин. Аларда кошларның нинди үзенчәлекләре сурәтләнүе ачыклана. Мәсәлән, тукран турындагы табышмаклар:
Җәй шакылдый бу чүкеч ,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч.
Яки:
Агач башы тукылдык,
Тукый – тукый тук булдык.
Табышмакларда тукранның томшыгы чүкеч белән чагыштырыла. Укучылар белән бергәләп, тукранның томшыгы бик нык булуы, аның агач кайрысы астындагы кортларны бик оста чүпләве, шулай итеп, табигатькә зур файда китерүе турында әйтелә.
Авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ишетеп таный белү күнекмәләре һәм авазларны дөрес әйтү – иң нәтиҗәле адым. Боларга тизәйткечләр, уен-мәсьәләләр, табышмаклар, шарадалар керә. Бу уеннар мавыктыргыч итеп оештырылса, отышлырак була.
Балаларны с-з авазларының әйтелеше белән таныштыру, бу авазларны дөрес әйтү, сүздә аларны ишетеп таный белү күнегүләре үткәрүне
максат итеп куярга кирәк.
С һәм з авазларын дөрес яңгырашына ирешкәннән соң, тизәйткеч белән телне һәм иреннәрне тизлеккә күнектерүгә күчәбез. Тизәйткечне мәгънәле итеп, ашыкмыйча гына сөйләтә башлап, авазны дөрес яңгырашына ирешкәч, кызулата барабыз. Соңыннан с һәм з авазлары булган сүзләрне сайлап әйтергә тәгъдим ителә. Тизәйткечләр берничә кат кабатлатыла.
Саран Сара. Зурлар.
Саран Сара Зурлый белсәң,
Саный-саный Зурлар
Сарыгына Зурлар.
Салам сала Зурлаганны
Саран гына Зурлый
Сарыгына Зурлар.
Саламны да
Санап сала.
Шул рәвешле башка тизәйткечләрне дә кулланып була. Мәсәлән:
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы,
Биш мәченең биш башына,
Ишелмәсен мич ташы.
Грамматик күнекмәләрне үстерү өчен биремнәр:
1) Мәкальләрне укыгыз, сыйфатларны аерып әйтегез.
* Ике нәрсәнең кадере кулдан киткәч беленер; байлык белән саулык.
* Туган телем –үз телем, кая барсам-үз көнем.
* Сөйләгән һәрбер сүзгә ышанма.
* Һичкемне үзеңнән түбән куйма.
2) Саннар кергән бишәр мәкаль һәм табышмак языгыз.
3) Мәкальләрне укыгыз. Ия белән хәбәрләрне табыгыз, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтегез.
* Җәяүле атлыга юл бирер.
* Дус үләр, дуслык үлмәс.
* Икәү көрәшсә берәү егар.
* Вактан эре җыела.
Лексик күнекмәләрне ныгыту өчен күнегүләр.
1) Антонимнарын табып, мәгънәләрен һәм куллану максатларын аңлатыгыз.
* Бер кыенның мең рәхәте бар. ( Мәкаль ).
* Байның малы йөрер, ярлының җаны йөрер . (Мәкаль).
* Галим кеше үлсә дә терек, надан кеше тере булса да үлек .( Мәкаль ).
* Үз илең – гөлстан, кеше иле-гурстан. ( Мәкаль ).
2) Антонимия күренешенә нигезләнеп төзелгән мәкальләрнең, табышмакларның дәвамын языгыз.
* Яхшы тел - яз кебек, ..........
* Иртән килер, .....
3) Антонимнар кергән 5 мәкаль языгыз.
4) Антоним сүзләр кергән 5 мәкаль һәм 5 табышмак языгыз.
5) Антонимнар кергән 5 сынамыш уйлап языгыз.
6) Укучыларның грамматик күренешләрне тануны, алган белемнәрен гамәлдә куллана белүләренә ирешүне максат итеп кую.
1) Шигыръне дәвам итегез.
Бушап калган көзге басу-
Юк комбайн , сабаны.
Элеваторда – икмәк,
Ә эскерттә-..........( саламы).
2) Мәкальнең баш өлешен укытучы әйтә, калган өлешен укучылар язып бетерәләр, дөреслеге компьютерда тикшерелеп барыла.
* Аз сөйлә, ...... ( күп эшлә).
* Уйнап сөйләсәң дә, .... ( уйлап сөйлә).
Укучылардан 1,2,3 мәкальләрне нәрсә берләштерүе, 5 мәкальнең төрләнеше турында ни әйтә алулары сорала.
3) Әйдәгез кроссворд рәвешендәге табышмакларны чишик. Мин табышмак әйтәм , игътибар белән тыңлагыз, җавапларын әйтегез.
а) Өй артында дөп-дөп кое казый.(Тамчы).
б) Сикерә белә, йөгерә белми.(Туп).
в) Канатсыз нәрсә оча? (Кар).
г) Яз килсә киенә,
Көз килсә чишенә.(Агач).
д) Төнлә баксаң – күк тулган,
Иртән баксаң - юк булган.(Йолдыз).
т а м ч ы т у п к а р а г а ч й о л д ы з
4) Таблицаны тутырыгыз.
Әйтемнәр Әйтем дөрес булган кош рәсеме.
Кош йөзми.
Кош йөзә һәм оча.
Кош йөзә яки оча.
Кош йөзә һәм очмый.
Кош очмый һәм йөзми. 5) Табышмакларның җавабын табыгыз.
Очмый, безелдәми,
Урамнан бара кондыз,
Ике ут янып тора
кондызның күзләрендә. ( Машина ).
Ыгы – зыгы, чыңлау һәм дөпелдәү
Иртә таңнан урамда.
Чабалар кызыл йортлар.
Туры, коры юллардан. ( Трамвай ).
Зөбәрҗәт таштай күзләре,
Янып тора үзләре.
Әйтеп тора – юл йөргәндә
Сак булырга онытма! ( Светофор ).
Өй янында башлана,
Өй янында ук бетә. ( Юл ).
6) Кроссвордны чишегез.
1. Борынсыз чыпчык боз тишә. ( Тамчы ).
2. Бәләкәй генә бөкере,
Бөтен кырны бетерде. ( Урак ).
т а м ч ы
у р а к м о р җ а т а я к у т ы н т о м а н 3.Өй түбәсенә баскан,
Трубкасын капкан. ( Морҗа ).
4.Күзе дә юк, колагы да юк,
Үзе сукырны йөртә. ( Таяк ).
5.Озын идем – киселдем,
Юан идем – ярылдым,
Инде утка тарыдым. ( Утын ).
6.Көн туганчы көн итә,
Үлән башын су итә. ( Томан ).
7) Җәнлекләр турындагы мәкальләрнең җавабын табыгыз.
Энәсе бар, тегә алмый. ( Керпе ).
Сорыдыр төсе, үткендер теше.
Урманда йөри, бозаулар эзли. ( Бүре ).
Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста. ( Куян ).
8) Татарча вариантын табыгыз.
Мәкальләр халык акылын туплап, кирәкле белемнәрне оста һәм кыска итеп әйтеп бирә. Укытучы рус мәкальләрен әйтә, ә балалар аларның татарча вариантын әйтәләр.
* Книга – источник знаний. ( Китап – белем чишмәсе ).
* В здоровом теле здоровый дух. ( Сәламәт тәндә сәламәт акыл ).
* Кто не работает, тот не ест. ( Кем эшләми, шул ашамый ).
Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләре аша балаларның фонетик, лексик, грамматик белемнәрен камилләштерә ала. Рус телле балаларга бу төрдәге мисалларны тәкдим итеп, укытучы татар халык авыз иҗатын үстерүгә бик зур өлеш кертә, татар теленә карата мәхәббәт уята, әдәпле, тәрбияле булырга чакыра.
3.2. Сөйләм күнегүләре.
Балаларны башлангыч сыйныфта ук матур сөйләргә өйрәтү мөһим . Җөмлә төзеп, сәнгатьле сөйләүдә, кирәкле җиргә мәкаль - әйтемнәр куеп, хикәяләр сөйләтү мөһим. Аның өчен түбәндәге биремнәрне кулланылырга мөмкин.
1) Тизәйткечләрне дөрес әйтегез һәм кабатлагыз.
* Хәзер инде утыр, яз. Күрәсеңме яз? Менә шул турыда яз ! (Тизәйткеч) .
* Карама карга
Кара каргага.
Кара карга
Кунган ак карга.
2) Мәкальләрне дәвам итеп языгыз.
Башлаган эшне....
а) тотынма ; б) тыңлама; в)ташлама.
Ашыккан ашка ...
а)ирешкән; б) пешкән; в) җиткән.
3) Антонимнар кергән 5 мәкаль уйлап әйтегез.
4) Тапкырга табышмак уены.
а) Дүрт киленгә бер шәл. ( Өстәл ).
б) Атасы малаен күтәргән,
Малае эшләпәсен күтәргән. ( Лампа ).
в) Башы тимер, койрыгы сүз. ( Инә, җеп ).
г) Багана яна, күмере көле юк. ( Шәм ).
5) Бу өзекләр кем әсәреннән һәм нинди әсәрләрдән?
а)...Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган.Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган икән ....
(А.Алиш. “Каз белән Аккош”. 4 сыйныф).
б)...Әби аларны ашатырга тотынса: “Җимне миңа әзрәк бирдең”,”Ник минем өлешемә кердең!” дип кычкырыша башлыйлар икән....
(А.Алиш. “Чукмар белән Тукмар”. 4 сыйныф )
в)...Китте болар. Бара,һаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба.
(Г.Тукай. “Кәҗә белән сарык. 4 сыйныф)
г).......Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый....
(Г.Тукай. “Карлыгач”. 4 сыйныф )
Шигырьләр генә түгел, туган җиргә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр бар. Алар укучыларның сөйләмен матурайтырга, баетырга ярдәм итәләр. Укытучы алардан файдаланырга тиеш.
1) Мәкальләрне кулланып диалог төзегез.
* Туган илем – алтын бишек.
.* Туган илем – туган өем.
2) Мин мәкальнең яртысын әйтәм, сез дәвам итегез. Белмәгән мәкальләрне мәкальләр җыентыгыннан эзләп табыгыз.
* Аз сөйлә .... ( күп эшлә ).
* Акылны кешедән сора .... ( үзеңнекен тот ).
3) Кем күбрәк табышмак белә?
* Өй башында ярты ипи. ( Ай ).
* Бар бер үлән чокырда,
Аны таный сукыр да. ( Кычыткан ).
4) Тапкыр җаваплы табышмаклар. Алар укучылырның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.
* Кешегә җиде яшь тулгач, ул нишли?
* Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?
* Елның нинди айлары 28 көнне үз эченә ала? ( Барысы да ).
* Яндыра аны кеше шатлыгы, ягез, бу нинди адәм актыгы? ( Көнче кеше ).
5) “Серле капчык” уены. Капчыктан берәм-берәм кәгазь тасмалар алына. Аларда мәкальнең башы язылган, ахырын әйтеп бетерегез.
* Аерылганны аю ашар, ..... ( бүленгәнне бүре ашар).
* Сөйдергән дә тел, .... ( биздергән дә тел).
6) “Шаяру” уенын уйнап алыйк.
* Бер күл – күл, ике күл нәрсә? ( Күлләр).
* Казан уртасында нәрсә ба? ( “З” хәрефе).
7) Сорау алмашлыклары кергән мәкальләр әйтегез.
* Кем эшләми, ... ( шул ашамый ).
* Кемнең сүзе хак, ( шуның йөзе ак).
8) Татар халык мәкаль һәм әйтемнәрен кем күбрәк белә?
* Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, ди.
* Ашыккан ашка пешкән.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, халык авыз иҗаты үрнәкләрен балаларга яттан өйрәтү, төрле хезмәтләрдән эзәнергә әйтү, аларны кулланып диалоглар төзеп сөйләтү укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Рус телле укучыларның сөйләмен матурайта, баета. Татарча мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итү, ике телдә дә аларны истә калдырырга ярдәм итә. Укытучы дәресләрдә төрле күнегүләрдән файдаланып, балаларның сөйләм телен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.
3.3.Тестлар...
Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану – барысы да бу фәнне укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була.
Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, объектив тикшерүнең бер юнәлеше – тестлар.
Тестларны, уку елы дәвамында, өлешләп тә - һәр чиректә, беренче һәм икенче яртыеллыкта, аерым темалар буенча да үткәрергә мөмкин.
1. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
а) Эше барның ....
1) әнисе бар; 2) китабы бар; 3) ашы бар. (+)
б) Белеме бар....
1) берне егар; 2) меңне егар; (+) 3) бишне егар.
2. Кайсы мәкальдә хата бар?
1) Бүредән курыксаң урманга барма.
2) Йомырка тавыкны өйрәтми.
3) Батыр ярасыз була.(+)
1) Кем эшләми шул ашамый.
2) Бүгенге эшне иртәгә калдыр. (+)
3) Башлаган эшне ташлама.
3. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
а) Җиде кат үлчә, ....
1) кешедән сора; 2) күп эшлә; 3) бер кат кис.(+)
б) Үзеңне үзең мактама, ....
1) ахырын уйла; 2) кеше сине мактасын; (+) 3) иртәгә калдырма;
в) Акча тарат, белем ....
1) сөйлә; 2) бир; 3) җый.(+)
г) Белемле кеше ....
1) калмас; 2) югалмас; (+) 3) тыңламас.
4. Табышмакның җавабын табыгыз.
а) Күктән килде, җиргә китте.
1) яңгыр; (+) 2) кояш; 3) йолдыз.
б) Иртә килер, кич китәр.
1) яңгыр; 2) кояш;(+) 3) йолдыз.
в) Сөйдергән дә шул,
Биздергә дә шул,
Иң татлы да шул,
Нәрсә була ул?
1) икмәк 2) җиләк 3) тел. ( +)
5. Мәкаль - иярчен җөмләнең нинди төре булып килә?
а) Кемнең итәгенә ут капса, шул яна.
1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен вакыт җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә.(+)
б) Эше барның – ашы бар.
1) иярчен ия җөмлә; 2) иярчен тәмамлык җөмлә;
3)иярчен аергыч җөмлә.
в) Үз чәчкәнеңне үзең ур.
1) иярчен тәмамлык җөмлә; 2) иярчен ия җөмлә; 3) иярчен вакыт җөмлә.
г) Кем сабыр, шул эшнең җаен табар.
1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен хәбәр җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә.
д) Җиңелне эзләгән авырга каба.
1) иярчен хәбәр җөмлә; 2) иярчен аергыч җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә;
е) Җил каян иссә, болыт та шул яктан килә.
1) иярчен вакыт җөмлә; 2) иярчен урын җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә.
ж) Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың.
1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен тәмамлык җөмлә;
3) иярчен хәбәр җөмлә.
6. Мәкальләрнең ахырын таблицадан табып, схема рәвешендә күрсәтегез.
Уен: Мәкальләрнең ахырын тап.
137160010795000125730010795000Кем эшләми - ... теле бар.
182880013779500Тырышкан табар, ... шул ашамый.
19431005334000171450016764000Күп бел, ... ахмак өйрәтер.
Иле барның .... ташка кадак кагар.
171450022733000182880011303000Үзеңне үзең мактама, ... тыңламаган әрәм булган.
160020014287500Акыллы өйрәнер, .... тыштан койма корганнар.
205740017272000Үз илем – алтын бишек, .... кеше сине мактасын.
125730020256500 Ата – ананы тыңлаган –
адәм булган, ... ялган белән юлдаш булсаң, башың бетәр.
Тату туганнар .... аз сөйлә.
Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, ... башка илнең төбе тишек.
Мәгълүм булганча, соңгы елларда мәктәпләрдә татар телен укыту яңарыш кичерә: укытучының яңа формалары һәм алымнары барлыкка килә, укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була. Бик күп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының ( ЕГЭ ) нәкъ менә тестлар формасында башкарылуын да истә тотканда, татар теле буенча да бу эшкә әзер булырга кирәк дигән сүз. Укытучының максаты – рус телле укучыларның татар теле буенча белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итү, аларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү, практик дәресләрдә аларның белемнәрен тикшерү.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, тест тема үтелеп беткәч һәм уку елының беренче яки икенче яртысы тәмамлангач алынган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү алымы буларак кулланылса, укытучы балаларга аерым темаларны, кагыйдәләрне кабатлау кирәклеген искәртергә тиеш түгел. Тестларны рәтләргә бүлеп тә, вариантлап та эшләтергә була. Тикшереп, эшкә бәя куюны укытучы үзе генә дә, аерым очракларда, кулланылган тест вариантларының “ачкычын” биреп, укучыларга да тапшыра ала.
Тестлар ярдәмендә белемне тикшерү баштан ук уңай нәтиҗәләр бирмәскә дә мөмкин. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, балаларда тестлар белән эшләү күнекмәләре булдырырга кирәк.
Йомгак.
Диплом эшен язу барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:
1. Рус телле балаларга татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамыш, сынамыш, тизәйткеч, табышмаклар белән танышалар.
Мәкаль дип телдән телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен чагылдырган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм берәмлекләренә әйтәләр.
Әйтемнәр – халык авыз иҗаты жанрына карый. Әйтемнәрнең нигезендә теге яки бу сыйфатның, үзенчәлекнең дәрәҗәсен күрсәтү ята.
Мәкальләрдән, әйтемнәрдән соң, өченче урында сынамышлар тора. Димәк, халык арасында да алар киң таралган. Сынамышлар һәрвакыт диярлек авыл кешесенең көндәлек эшләре, көнкүреше, ахыр чиктә аның ач йә тук булуы белән бәйләнгән. Сынамышның төп максаты, вазифасы - киләчәкне хәбәр итү: һава торышы ничек булачак, игеннәр уңачакмы, уңса — кайсылары һәм ничек уңачак кебек сорауларга җавап бирү. Сынамышларга хас алдан күрүчәнлек нәрсәгә нигезләнә соң? Башлыча, халыкның гасырлардан килгән көндәлек тәҗрибәсенә: атмосферадагы төрле күренешләр, кояшның ни рәвешле калкуы һәм батуы, хайваннарның, кош-кортларның үз-үзләрен тотышы һәм башка бик күп галәмәтләрне күзәтүләрдән чыгып, алар үзләренең нәтиҗәләрен ясый. Мәсәлән: «Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр»; «Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас»;
Тапкыр җаваплы табышмаклар. Алар укучылырның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.
Авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ишетеп таный белү күнекмәләре һәм авазларны дөрес әйтү – иң нәтиҗәле адым. Боларга тизәйткечләр, уен-мәсьәләләр, табышмаклар, шарадалар керә. Бу уеннар мавыктыргыч итеп оештырылса, отышлырак була.
Соңгы вакытта балалар арасында киң таралган афористик жанрларның тагын бер үзенчәлекле төре — санамышлар.
Татар теленә өйрәткәндә процессында алардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фәнгә кызыксыну уята. Шуңа күрә бу эшне системалы алып бару мөһим.
Мәкаль-җанлы сөйләм элементы. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, гореф-гадәте, әхлак нормалары бигрәк тә аның җор сүзләре, афоризмнар мирасында, шул исәптән, мәкальләрдә тулы чагыла.
2. Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләрендә татар халык авыз иҗаты үрнәкләре укучыларның уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Моның өчен дәреслекләрдә төрле күнегүләр бирелә: Мәкальләрне укыгыз һәм яттан әйтегез, татар һәм рус мәкальләрен чагыштырыгыз, табышмакларның җавабын табыгыз, мәкальләрнең ахырын табыгыз.
3. Гомуми белем бирү мәктәбендә төрле күнегүләр бирелә: Мәкальләрне укыгыз һәм истә калдырыгыз, мәкальләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез, табышмакларның җавабын табыгыз.
Мәкальләр буенча мәктәптә яки өйдә хикәяләр яздыру да әйбәт нәтиҗәләр бирә. Балалар, мәкальләрне файдаланып, үзләренең, иптәшләренең җитешсезлекләре, яхшы яклары, матур эшләре турында бик теләп язалар. Мондый төр эшләрнең тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур. Аларны язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.
4. Татар теле дәресләрендә укытучының халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалануы да, аерым алганда, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Бу уңайдан милли-төбәк компонентына караган материалларны активрак кулланырга кирәк.
5. Татар теле дәресләрендә тәрҗемә эшләренә дә игътибар бирү кирәк. Рус мәкальләре белән татар мәкальләрен чагыштыру, тел һәм төзелеш ягыннан уртаклык, яки аермаларны табу укучыларның лингвистик белемнәрен баета.
1) Ни чәчсәң шуны урырсың. Что посеешь, то и пожнешь.2) Төкермә коега, суын эчәрсең. Не плюй в колодец, случится напиться. 3) Тау тауга бәрелмәсә дә, адәм адәмгә бәрелер. Гора с горой не сойдется, а человек с человеком. 4)Кибән астында тычкан үлми. Скирдой мышь не задавить.
6. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен үзләштерүне тикшерү өчен төрле алымнар кулланыла: лексик – грамматик биремнәр, сөйләм күнегүләре биремнәре, тестлар.
7. Балаларны җөмләдә сүзне дөрес куллана белергә, татар теленең матурлыгын тоярга, үз фикерләрен ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнегүләре уку һәм татар теле дәресләрендә системалы үткәрелергә тиеш. Бу эшне грамотага өйрәтү чорыннан ук башлау уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, кошлар турында табышмак, әкиятләр укыганнан соң, балаларга үзләре яраткан кош турында хикәя язарга тәкдим итәргә мөмкин. Аларда кошларның нинди үзенчәлекләре сурәтләнүе ачыклана.
8. Балаларны башлангыч сыйныфта ук матур сөйләргә өйрәтү мөһим . Җөмлә төзеп, сәнгатьле сөйләүдә, кирәкле җиргә мәкаль - әйтемнәр куеп, хикәяләр сөйләтү мөһим. Шигырьләр генә түгел, туган җиргә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр бар. Алар укучыларның сөйләмен матурайтырга, баетырга ярдәм итәләр. Тапкыр җаваплы табышмаклар әйтү. Алар укучылырның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.
9. Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, объектив тикшерүнең бер юнәлеше – тестлар. Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану – барысы да бу фәнне укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була.
10. Гомуми нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, рус телле укучыларга татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтү бик мөһим, чөнки алар укучыларның сөйләм байлыгын арттыра, матурайта. Башлангыч сыйныф укучыларына, аларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, җиңелрәк күнегүләр бирелә, югары сыйныфта алар катлаулана бара. Бу аларның уйлау дәрәҗәсен арттыра, белгән белемнәрен ныгытырга ярдәм итә.
Әдәбият исемлеге.
1. Ахунҗанов Г. Мәкальләр тәрҗемәсе турында / Ике тел хәзинәсе./ Г. Ахунҗанов.-1964.- 126 б.
2. Әхмәтҗанова Р. Тел өйрәтүдә әдәби әсәрләрдән файдалану./Р. Әхмәтҗанова. // Мәгариф, 2006.- №1.- 17 б.
3. Баһаутдинова Ә.Н. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту программалары: Гомуми белем мәктәбенең 2-11 сыйныфлары өчен./ Ә.Н.Баһаутдинова, Ф.Х. Хәбирова, Е.М.Хаҗиева, А.Җ.Җәләлова .-Казан: Хәтер, 2003.- 64б.
4. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре./ Н. Исәнбәт. III томда.- Т.I.- Казан : 1959.- 879 б.
5. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре./ Н. Исәнбәт. III томда.- Т.II.- Казан: 1963.- 960 б.
6. Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында./Н.Исәнбәт. // Казан утлары.-1999.-№ 12.-158 б.
7. Исламов Ф.Ф. Рус мәктәпләрендә татар балаларына әдәбият укыту/ Ф.Ф Исламов- Казан: Мәгариф.-1996.120 б.
8. Курмаева Р.Р.“К. Насыйри “Китаб - әт тәрбия”.Р.Р.Курмаева. Ачык дәрес, №8, август, 2007.- Б.18-20.
9. Мәрданшина Р. Сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү./ Р. Мәрданшина // Мәгариф.-2006.- № 12.- 14 б.
10. Мәхмүт Х.Ш. Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр./Х.Ш. Мәхмүт. - Казан: 1987.- 564 б.
11. Миңнегулова Г. Теле барның – иле бар./ Г. Миңнегулова // Мәгариф.-2006.- № 6.-84 б.
12. Рахманова Р.Р. Ачык дәрес./Р.Р. Рахманова. 2003.- №5.-12 б.
13. Рахманова Р.Р. Фигыль темасын кабатлау. / Р.Р.Рахманова // Ачык дәрес. -2007.- №8.- 15 б.
14. Сәгъдиева Л.Ф. Без шәһәрдә яшибез./ Л.Ф. Сәгъдиева // Ачык дәрес.-2007.-№ 8.-1 б.
15. Сәлимов Х.Х. Татар теленнән 222 тест./ Х.Х.Сәлимов.-Казан: “Яңалиф” нәшр.-2005.-Б.3-5.
16. Сафиуллина Ф.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 сыйныфлар. /Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.-Казан: Мәгариф.- 2003.-109 б.
17. Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар: Гомуми урта белем бирүче рус мәкт. 5-11 с-флары өчен./ Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Н.Г. Сазонова.- Казан: ТР “Хәтер” нәшр. ( ТаРИХ), 2003.-192б. Б.94-97.
18. Солтанова Р.Р. А.Яхин дәреслеге буенча 5 нче сыйныфта әдәбият дәресе./ Р.Р.Солтанова // Ачык дәрес.-2007.
19. Урманче Ф. Татар халык иҗаты /Ф. Урманче.-Казан: Мәгариф, 2005.-146-150 б.
20. Фәрхетдинова Л.Н. Мәкальләр дөньясында./ Л.Н. Фәрхетдинова // Ачык дәрес. – 2007.- № 8.- 8 б.
21. Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендәге гарәп һәм фарсы алынмаларына грамматик характеристика./ Э.Н.Федорова // КДУ тат.фил. һәм тарихы фак. укучыларының фәнни язмалары.-Казан: - 2002.-230 б.
22. Харисова Ч. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр./ Ч. Харисова, Ф.Ф.Харисов. - Мәгариф.- 2002.- №8.- Б. 33-36.
23. Харисов Ф.Ф. Рус мәктәпләре өчен татар теле программалары. 1-4 нче сыйныфлар./ Ф.Ф. Харисов,Ч. М. Харисова. - Казан: Мәгариф.- 2001.- 87 б.
24. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар./ Р.Р.Шәмсетдинова. –Казан: Татар.кит.нәшр., 2005.- 151 б.
25. Шәрәфетдинова Л.Г./ Минем әби – супер.// Л.Г.Шәрәфетдинова, Г.Ф. Харисова. 2007.- № 8.
26. Ярми Х. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре./ Х. Ярми.- Казан: 1960.- 238 б.
Чыганаклар.
1.Сафиуллина Ф.С. Татар теле . I сыйныф.//Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф.- 2003.- 186 б.
2. Хәйдәрова Р.З. Татар теле. II сыйныф. //Р.З. Хәйдәрова, Р.Һ. Рангуллова.- Казан: Мәгариф.- 2000.-236 б.
3. Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы. III сыйныф.- Казан: Мәгариф.- 2004.- 151 б.
4.Сафиуллина Ф.С. Татар теле. IV сыйныф.//Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф.- 2005.- 172 б.
5. Нуриева А.Х. Татар теле. 5 сыйныф.// А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягъфарова .-Казан: Мәгариф.- 2001.-223 б.
6. Әсәдуллин А.Ш. Татар теле. 6 сыйныф. Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган 2нче басма.//А.Ш.Әсәдуллин, К.С. Фәтхуллова.-Казан: Мәгариф.- 2001.-271 б.
7.Сафиуллина Ф.С.Татар теле .7 сыйныф.-Казан: Мәгариф, 2001.-307 б.
8.Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 8 сыйныф.// Ф.С.Сафиуллина, Р.Х. Мөхиярова.-Казан: Мәгариф.- 2002.-222 б.
9. Сафиуллина Ф.С. Татар теле .9 сыйныф.// Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф.- 2002.- 207 б.
10. Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 10 сыйныф.// Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф.- 2000.- 269 б.
11. Сафиуллина Ф.С. Татар теле . 11 сыйныф .// Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. – Казан: Мәгариф.- 2000.-255 б.