Классный час в начальных классах «Урман-безне? байлыгыбыз»
Башлангыч сыйныфларда үткәрелә торган сыйныф сәгате
Укытучы: Шәрифуллина Гөлназ Валериановна
Зәй шәһәре “Татар гимназиясе”
Тема: Урман-безнең байлыгыбыз
Максат: - туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;
балаларга әхлак тәрбиясе бирү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, урман рәсеме, буяу карандашлары, күрсәтмә материаллар.
Дәрес барышы:
I.Кереш өлеш.
-Исәнмесез укучылар! Таныш булыйк-мин Гөлназ Валериановна булам. Сезне 4 мәктәпнең иң яхшы 3 сыйныф укучылары дип беләм . Бүген без сезнең белән сыйныф сәгатен бергә үткәрербез. Сез миңа матур җавапларыгыз белән булышырсыз дип уйлыйм.
II. Төп өлеш.
Укучылар! Без бүген сезнең белән читтән торып табигатькә экскурсиягә чыгарбыз. Ә кая баруыбызны сезгә әйтеләчәк табышмакның җавабыннан белерсез.
Кат-кат үсемлекле,
Аллы-гөлле чәчәкле,
Эре кызыл җиләкле,
Баллы-майлы гөмбәле,
Чут - чут сайраучы кошлы,
Төрле-төрле җәнлекле,
Кешегә файда бирүче,
Һаваны чистартучы,
Ул нәрсә?
Әйе, балалар, бу - урман. Слайд1.
- Без сезнең белән бүген суык булу сәбәпле кышкы урманга түгел, ә җәйге урманга барырбыз. Җәйне сагындыгызмы әле балалар?
Мин тактага без барасы урман рәсемен элеп куям. Тик укучылар урманга кергәнче без 3 кагыйдәне искә төшереп китик әле. Нинди кагыйдәләр икән ул? (балалар җавабы)
Булдырдыгыз балалар! Без аларны кыска гына итеп язып та куярбыз: Слайд2
Шаулама!
Чүпләмә!
Рәнҗетмә!
Рәсемгә карагыз укучылар, рәсем сезгә ошыймы? Миңа калса нәрсәдер җитми кебек (укучылар җавабы)
Әйе, рәсемдә кошлар да, җәнлекләр дә, гөмбәләр дә, чәчәкләр дә юк. Бәлки алар бездән курыкканнардыр. Без үзебезне тәртипле тотсак, алар безнең янга чыгарлар дип уйлыйм.
Укучылар, мин стенага өч сүз элеп куйдым. Минем сорауны тыңлап, җавапларыгыз буенча шул сүзләр яныны барып басыгыз. Урман шушы сүзләрнең кайсына ныграк кирәк икән ? (укучылар сайлап басалар)
Һәр төркемнән 1 укучы ни өчен алай уйлаганын әйтә. (урыннарына утыра баралар)
Нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? (барысына да бик кирәк) Слайд 3,4
Урман дигәч инде тиз генә нинди агачлар үсүен, нинди җәнлекләр урманда яшәвен карап үтик. Слайд 5,6,7,8,9,10,11
Әле укучылар бик нык курка да икән. Ул нәрсәдән куркырга мөмкин?(укучылар җавабы)
Пожар турында әйтеп үтү. Слайд 12,13.
Кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында күп кенә үсемлекләр, хайваннар юкка чыга бара. Аларны аеруча нык сакларга кирәк. Шуның өчен дә Кызыл китапларны булдырдылар да инде. Нинди китап ул Кызыл китап? (укучылар җаваплары) Слайд 14,15
Без урманга еш бара алмыйбыз, алар ерактарак шул. Ә шәһәрдә урманны нәрсә алыштыра икән? (Парклар) Слайд 16.
(1-2 җөмлә белән Ринат Фәрдиев паркы турында әйтелә)
2014 ел- Кече Ватан елы дип игълан ителде. Ничек аңлыйсыз?(җаваплар) Слайд 17
Ә хәзер инде укучылар урман хуҗаларын үзләренең өйләренә кайтарыйк. Алар безнең яхшы укучылар икәнне аңлаганнар дип уйлыйм. Аларны матур итеп киендерик тә урыннарына куйыйк. (Укучылар рәсемнәрне буяп рәсемгә ябыштыралар)
III.Йомгаклау.
- Укучылар, мин сез үскәч тә табигатькә, Җир-анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанып калам. Әйдәгез алар каршында сүз бирик:
Слайд 18
Сакларбыз үсемлекләрне,
Өзмәбез чәчәкләрне,
Кош оясына тимәбез,
Сакларбыз бөҗәкләрне.
Агач, куаклар үстереп,
Урманнар үстерербез.
Чишмә-күлләрне һәрвакыт
Без чистартып торырбыз!
Дәрес бетте, барыгызга да зур рәхмәт!