Разработка внеклассного мероприятия ?нием-кадерлем
Абдулхакимова Гульнара Фидаилевна –
учитель татарского языка и литературы
Муниципального бюджетного образовательного учреждения «Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Татарстан РеспубликасыЗеленодол муниципаль районы
Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе
(8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә)
8 Март - халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә.
А. б. Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, әбиләребез, сеңел һәм апаларыбыз!
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне чын күңелдән шушы җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбриклибез.
Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә - яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын әни бәйрәме!
Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
А.б. Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр һәм әбиләр! Бүгенге кичәбезне сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.
А.б. 8 Март! Балачактан ук ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Шуңа җанга бигрәк якынмы? Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк матур яңгырый бу 8 Март дигән сүз! Җир йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән көн бит бу.
Әни, хатын-кыз белән бәйле бәйрәмнәребез бик күп безнең:
8 март - халыкара хатын-кызлар көне
15 май - халыкара гаилә көне
28 май - халыкара хатын-кызлар бердәмлеге көне
1-7 август - Бөтендөнья бала имезү көне
25 октябрь -халыкара хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне
20 ноябрь - халыкара балаларның хокукларын яклау көне
27 ноябрь - Әниләр көне
А.б. Иң беренче халыкара хатын-кызлар көне 1911 нче елның 19 мартында Европаның берничә илендә бәйрәм ителгән. Россиягә, төгәлрәге, Петербургка ул 1913 елда килеп җиткән. Әле 19 гасыр ахырында феминисткалар гына билгеләп үткән көнне БМО 1975 елда гына таныган. Шулай да, хатын-кызны ир-ат белән бер үлчәүдә тигезләргә теләп, гүзәл затларны көрәшкә күтәргән Клара Цеткин тәки үз дигәненә ирешкән бит. Матурлык, нәфислек бәйрәме барыбер революционерлык төсен саклап калган әле. Хатын-кызлар бәйрәмендә дөнья ду куба. Һәр гүзәл зат бу көнне үзен фәрештәгә тиңли. Ә нигә тиңли? Хатын-кыз болай да фәрештә бит инде ул...
А.б. Безнең шатлык бүген сезгә булсын,
Сөенечтән күңелләрегез тулсын,
Кояш йөрәгегездә урын алсын,
Котлау арты бүген котлау яусын.
Һәм иң беренче котлауларны сезгә җиткерә мәктәп директоры . Рәхим итегез!
/Директор котлавы/
А.б. Март башында көннәр матур тора,
Мулрак түгә кояш яктысын.
Җир-табигать шулай котлый сыман
Кешелекнең олы яртысын.
Кадерле әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез,
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
А.б. Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
А.б. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык…. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!
/монтаж/
1 укучы.Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни ... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
2 укучы. Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
3 укучы.Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
4 укучы.Ә авырсаң... Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
5 укучы. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хөсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
/җыр “Рәхмәт сезгә”/
6 укучы.Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
7 укучы.Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
8 укучы.Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
9 укучы.Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
10 укучы.Әниләрне, апаларны
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
11 укучы.Күмәкләшеп, барыбыз бергә
Җырлап алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
/ җыр “Җырлыйм әнием турында” /
12 укучы.Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә - якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
13 укучы.Кем күңеле тулган айдан серле,
Язлар сыман, назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
14 укучы.Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкыт китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
15 укучы.Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәп тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Бергә:Тормыш яме - Әнкәй, Хатын-кыз.
16 укучы.Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул. Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып, сине кем караган?
Бергә: Әнием!
17 укучы.Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?
Бергә: Әнием!
18 укучы.Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?
Бергә: Әнием!
19 укучы.Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән?
Бергә: Әнием!
/җыр “Әнием”/
20 укучы.Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә -
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
21 укучы.Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
22укучы.Безнең егетләр бик тырыш,
Әтиләр дә уңганнар.
Әниләргә булышалар
Алар шундый булганнар.
23 укучы.Сокланып карап торырлык –
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
24 укучы.Айдан, кояштан кадерле
Син ул, әнием!
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Син ул, әнием!
25 укучы.Синнән дә яктырак,
Синнән дә яхшырак,
Матуррак кеше юк
Бөтен җир шарында!
26 укучы.Мин сине, әнием,
Үскәч тә сөярмен.
Әнием-бәгырем,
Күз нурым, диярмен.
/җыр “Һәрвакыт булсын Кояш”/
А.б. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм. Жюри членнары аталып китә. Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.
“Чулпан” һәм “Йолдыз” командалары катнаша
Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.
Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.
- Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)
- Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)
- Ана куены (туннан җылырак)
- Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)
- Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)
- Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)
- Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала).
- Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)
- Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана, (көй биргән ана)
- Әткәй шикәр - әнкәй (бал.)
- Ата йөрәге – таудан өлкән,
Ана йөрәге –(диңгездән тирән.)
Икенче бәйге "Әниләргә багышланган шигырьләр,җырлар" бәйгесен башлыйбыз.
Бу бәйгедә Әниләр турында , шигырьләрне беләсезме,юкмы?Шуны ачыкларбыз.
(1.Салават Фәтхетдинов”Әнкәйнең догалары”
2.Гүзәл Уразова “Озак яшә әнкәй”
3.Сәгыйт Гыйбашев “Әниемнең туган көне бүген”
4.Гүзәл Әхмәтова”кайтабыз да китәбез шул”
5.Габдулла Рахимкулов”Кояш гомере”
6.Флера Сөләйманова “Әнием “
7.Искәндәр Биктаһиров”Ак яулыклы әнием”
8.Лейсан Гимаева “Әнием” )
А.б. Өченче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.
- Балагыз нинди төс ярата?
- Нинди кием кияргә ярата?
- Балагызның яраткан артисты кем?
- Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?
- Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
- Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?
- Гаиләдә кемне күбрәк ярата?
Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.
А.б. Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз!
Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.
А.б. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бәйге “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.
- Балагызның исеме ничек?
- Балагызның фамилиясе ничек?
- Балагызга ничә яшь?
- Балагызның әтисе ни исемле?
- Балагызның аяк киеме размеры?
- Балагызның туган көне кайчан?
- Балагызның күз төсен нинди?
- Балагыз ничәнче сыйныфта укый?
- Балагыз ничәгә кадәр саный белә?
А.б. Алдагы бәйге “Капитаннар ярышы”
1 капитанга:
1.Әниләр көне ноябрь аеның соңгы
якшәмбесендә үткәрелә. (әйе)
2.Ана сүзендә 2 тартык, бер сузык аваз бар.(юк)
3.Ана сүзе 3 иҗектән тора(юк)
4.Әнинең әнисе әби була(әйе)
5.ана сүзендә 4 аваз бар.(юк)
6.әни сүзе инглизчә мазе дип әйтелә(әйе)
7.Ана бөек исем
Нәрсә җитә ана булуга? шигыренең авторы Роберт Миңнуллин.(юк)
8.”Әни кирәк”, “Әнкәйнең догалары” шигырьләренең авторы Роберт Миңнуллин.(әйе)
9.Халыкара хатын-кызлар көне март аенда уздырыла.(әйе)
10.Әнинең улы миңа абый була(әйе)
2 капитанга:
1.Әни сүзе инглизчә “ фазе “ була(юк)
2.Әниләр көне АКШта май аенда уздырыла(әйе)
3.Әниемнең әтисе бабай була(әйе)
4.Россиядә әниләр көне 1997 елдан бирле билгеләп үтелә (юк)
5.Ана сүзендә 2 сузык аваз,1 тартык аваз бар(әйе)
6.әни сүзе русча мама була.(әйе)
7”.Кояш гомере”шигыренең авторы Зәкия Туфитулова(әйе)
8.Ана сүзендә 2 тартык аваз бар(юк)
9.Әнинең әтисе бабай була(әйе)
10.Ана сүзе 2 иҗектән тора(әйе)
А.б.Алда безне “Иң матур сүз-әниемә, иң матур сүз - балама” бәйгесе көтә.
Әниләргә багышланган иң матур сүзләрне һәм балаларына багышлап иң матур сүзләрне кайсы команда күбрәк әйтә
А.б. Әйе, командалар әниләргә багышлап бик матур сүзләр әйттеләр. Без дә кушылабыз:
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
А.Б .Әниләребез безне һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озатып калалар һәм тәмле ашлары,ягымлы йөзләре белән каршы алалар.Нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр алар.Менә бүген дә һәр команда үзенең осталыгын күрсәтә.Әниләребез үзләре яратып әзерли торган ризык исемнәрен атыйлар. 30 секунд эчендә кайсы команда күбрәк ризык исеме әйтә.
А.б.Хөрмәтле тамашачылар,бәйгебезне дәвам итәбез. Хәзер безне әниләребез бәби төрү серләренә төшендерерләр. Димәк, ”Бәби төрү”
бәйгесен башлыйбыз.Һәр командадан бер әни чыга, рәхим итегез.
(“Бәби” төргәндә “Талбишек”җыры яңгырый Р.Миңнуллин сүзләре,О.Усманов көе)
А.б. Зур рәхмәт сезгә,әниләр.
Кадерле әниләр,сезнең һәрберегезнең газиз балалары бар.Бала йоклатканда нинди бишек җырлары җырладыгыз икән? Чираттагы конкурс “Бишек җырлары”. Рәхим итегез.
А.б.Менә нинди матур бишек җырларын җырлап үстерәләр безне әниләребез.
А.б. Инде бәйрәмебез ахырына да якынлаша. Соңгы тур ”Булачак хуҗабикәләр” дип атала. Ярышка безнең булачак хуҗабикәләребез-кызларыбызны чакырабыз.Хәзер алар безгә аш пешереп күрсәтерләр.”Йолдыз” командасы токмачлы аш, ”Чулпан” командасы ярмалы аш пешерә. Һәр командага ашка салына торган әйберләр исемлеге бирелә, һәм шулар арасында ашка салырга кирәкмәгән продуктлар исеме язылган карточкалар куела.Һәр команда, аш пешерергә кирәк булган карточканы алып, аны ашка салу тәртибендә тезеп куярга тиеш.
(Мәсәлән
Ит-бәрәңге-суган –тоз,
Ит-кишер- дөге-суган-тоз,
Бирелә.
Кәбестә-апельсин-груша-чөгендер-лавр яфрагы - бәрәңге – кишер - сарымсак-токмач – алма – ярма – борыч – суган - тоз...)
А.Б. Афәрин,кызлар! Сез чын хуҗабикәләр булачаксыз!
Әни, әнием, әнкәем – иң якын кешебезгә , яклаучыбызга, саклаучыбызга, әкиятчебезгә, пешекчебезгә йортыбызның терәге булган кешебезгә без әнә шулай дәшәбез.
Статистиклар санавынча, 4 кешелек гаилә караучы әни уртача ел эчендә 18 мең чәнечке, пычак, кашык, 13 мең тәлинкә, 8 мең чокыр юа икән.
Ә шул савыт – сабаның авырлыгы, кухнядан аш өстәленә кадәр ташыганда, елына 5 тоннага җитә икән.
Әле сез беләсезме икән, әниләр ел буенча уртача өйдә һәм кибетләрдә йөргәндә 2 мең километр юл үтә икән.
Кыскасы әни, әни инде ул. Ул бит әле шуның өстенә серле дә, кабатланмас та, сөйкемле дә - хатын – кыз!
Татар халкында “Бала өчен ананың йөрәге, атаның беләге авыртыр ”-диләр.Ана йөрәге нинди сыйфатларга ия? Менә шушы йөрәккә аналарда булган сыйфатларны языгыз.
Киләсе бәйгебез ”АНА йөрәге” дип атала.
Ана йөрәге нинди сыйфатларга ия? Менә шушы йөрәкләргә аналарда булган сыйфатларны языгыз.
Укучылар язганда 1әр җыр куела Ләйсән Гыймаева җыры.
(укучылар сүзләрен укыйлар)
Әйе, бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле , шәфкатьле.Алардан кояштай җылылык бөркелә.Алар безнең барлык начарлыкларыбызны оныталар,кичерәләр.Шуңа аналар иң газиз кешеләребез.
А.б. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Сүз жюрига бирелә. Әлбәттә, бу ярыш өчен бүләкләр булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.
Бала 1:Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Бала 2:
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
А.б. Хөрмәтле әниләр! Бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.
Бәйгеләрне бәяләү.
№ Командалар
Бәйгеләр Чулпан Йолдыз
I “Мәкальне тәмамла” II “Әниләргә багышланган җырларны, шигырьләрне беләсезме?” III “Балаларыбызны беләбезме?” IV “Үз балаңны таныйсыңмы?” V “Баш хисапчы” VI “Капитаннар ярышы” VII “Иң матур сүз – әниемә, иң матур сүз - балама” VIII “Бәби төрү” IX “Бишек җырлары” X “Булачак җуҗабикәләр” XI “Ана йөрәге” Гомуми нәтиҗә